22 июньдә Апас районы "Рассвет" үзәгенең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ватанпәрвәрлеккә багышланган чара узды.
"Хәтер шәме" Россия күләмендә оештырыла торган патриотик акция Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алырга менә дигән форсат булып тора, ди "Рассвет" хезмәткәрләре. 22 июнь көнне кичке 9 да Мәңгелек ут янында митинг оештырылды. Чара бер минутлык тынлыктан башланды. Бу кайгы һәм хәтер көне ветераннарга хөрмәт йөзеннән оештырыла.