Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 21 июнь көнне балигъ булмаган балалар өчен наркотикларның афәте турында документаль фильм күрсәтелде.
Профилактик чараны психолог Г.Муракаева оештырды. "Сәламәт Россия - уртак гамәлебез" проекты уңаеннан "Яшәү өчен белергә кирәк", дигән очрашу вакытында балалар наркотиклар һәм аны кулланучыларның ничек барлыкка килүе турында аңлатылды. Соңыннан аяныч нәтиҗәләр турында да мәгълүмат бирелде.
Фильмны тамаша кылганнан соң балалар үз фикерләрен җиткерде.