Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ишегалдын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Пластик бутылкалардан “күл” ясалды. Аңа аккошлар, үрдәк, бака “җибәрелде”. Мондый почмак шунда яшәүчеләрнең психикасына уңай йогынты ясый, ди йорт хуҗалары. Буш вакытларында шунда чыгып ял иткәндә аларның кәефләре күтәрелә, яшәү сыйфаты яхшыра.