Психоневрология интернатларында социаль ярдәм алучылар арасында оештырыла торган республика күләм мини-футбол турниры булып узды.
Спорт ярышына Татарстан, Коми,Удмуртия республикалары һәм Киров, Түбән Новгород өлкәләренең мини-футбол яратучылары җыелды.
Проектны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды. Турнирның хөкемдары Дмитрий Борисов.
Матч нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:1 урынга Киров өлкәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен “Родник” интернат-йорты лаек табылды. Иң яхшы капкачы итеп Яшел Үзәннең психоневрология интернатында тәрбияләнүче Илья Мөгалимов танылды. “Иң яхшы хөҗүмче” номинациясендә Мурыгиннан (Киров өлкәсе) Александр Сидоров җиңүче исемен яулады. Иң яхшы сакчы Коми республикасының Эжвин психоневрология интернатынан Олег Калягинны билгеләп үттеләр.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы барлык катнашучыларны да әлеге уңайдан котлый һәм олы рәхмәтен җиткерә.Т