Бүген, 25 июньдә, Татарстанда социаль хезмәт алучылар арасында оештырыла торган республикакүләм мини-футбол турнирының финал этабы узды.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп узганча, быелгы проект үзенең географиясен киңәйтте. "Бүген спорт бәйрәме, футбол бәйрәме республика киңлекләреннән чыгып, төбәкара дәрәҗәдә үтте, - ди министр. - Татарстанның алты психоневрология интернатларыннан тыш, ярышта Коми, Удмуртия республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән дә командалар катнашты. Безнең футболда җиңелүчеләр юк! Бездә барысы да җиңүче, чөнки безнең каршыда көчле рухлы, югары үрләргә омтылучылар".