1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көн – хәтер һәм кайгы көне. Бу көн безгә барлык һәлак булган, фашист лагерьларында җәза чиккән, тылда ачлыктан вафат булган кешеләрне искә төшерә.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Югары Ослан муниципаль районында “Өмет утравы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хәзмәткәре Мария Шадрова китапханә мөдире Надежда Першина белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Иванович Махнинда кунакта булды. Александр Иванович сугышның беренче көннәрен, туган илебезне яклап һәлак булган дусларын дулкынланып хәтеренә төшерде.
Бер минут тынлык белән үзләренең гомерләрен тыныч бәхетле тормыш өчен кызганмаган кешеләрне искә алынды. Ахырдан әлеге чарада катнашучылар чын күңелдән ветеранның батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, аңа шатлыклар, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
Бүген, тыныч вакытта, безгә тыныч кына эшләү, сөенеп яшәү һәм балаларны тәрбияләү мөмкинлеге биргән һәрбер кешене хөрмәт итәбез һәм хәтерлибез! Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар! Игелекле хәтер барлык геройларга!