Шушы көннәрдә Лениногорск районында социаль-тернәкләндерү консилиум утырышы узды. Анда имин булмаган гаилә мәсьәләләре каралды.
Утырыш барышында ведомстара теркәүдә торган гаиләләр белән эшләү динамикасы каралды. Чарада районның мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. Балалар һәм ата-аналар белән эшкә урнашу буенча консультация бирелде, хезмәт урыннары тәкъдим ителде.