Зәйнең "Шатлык" үзәгендә әниләр өчен клуб эшли

2018 елның 22 июне, җомга

Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Киләчәктә сабыен аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка  яраклаштыру өчен ата-анадан күп көч һәм зур сабырлык таләп ителә. Тик ничек кенә булмасын, ата-ана үз тормышын корбан итеп, бөтен гомерен нарасыена, аны сәламәтләндерүгә юнәлтергә тырыша.

Тормыш сынавы алдында калган әниләр өчен Зәйнең  “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләргә, психологик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган,  “Үз-үзеңә юл” исемендәге клуб уңышлы эшләп килә.

“Үз-үзеңә юл” клубы  оештырган шөгыльләрнең максаты - физик мөмкинлекләре чикле балаларның аналарына психологик булышлык күрсәтү, аларның хис һәм ихтыярын җайлау, үз-үзеңне кулда тотуга һәм гаиләдәге низагларны көйләү, хәл кылу ысулларына өйрәтү.

Куелган максатка ирешү өчен психологлар күп төрле ысуллар куллана: әңгәмә, фикер уртаклашу, сенсор бүлмә җиһазларын кулланып аутотренинглар, релаксация, индивидуаль һәм күмәк консультацияләр. Бу чараларга шулай ук юристлар һәм башка өлкәдә эшләүче белгечләр дә чакырыла. Музыка терапиясе, әкият терапиясе, арт терапия уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әниләр бик теләп карандашлар белән генә түгел, пластилин белән дә рәсем ясап, үзләренең “теләкләр картасын” тудыра. Пластилин һәм балчык белән эшләү исә үз-үзләрен аңларга, киеренкелектән чыгарга ярдәм итә. Клубка әниләр балалары белән бергә йөри. Алар шөгыльләнгән арада, балалар белән педагоглар эшли.

“Үз-үзеңә юл” клубы эшчәнлеге әниләргә күп кенә психологик проблемаларны чишәргә, гаиләләренең бәхетле киләчәгенә ышанычларын арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International