Чирмәшән муниципаль районының “Доброе сердце" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төрле методлар кулланып эш итәләр.
Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Елена Шипилова күп балалы гаиләләргә, аз тәэмин ителгән, имин булмаган һәм инвалид балалы гаиләләргә ком терапиясы (кинетик һәм коры ком), шулай ук коры бассейнда уеннар һәм күңел ачулар кулланылган үсеш дәресләрен үткәрә. Мондый дәресләрдә балалар актив катнаша.