Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле балаларга Сабан туе оештырылды

2018 елның 22 июне, җомга

21 июньдә Яр Чаллы шәһәрендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәге балалары Сабан туе бәйрәмендә катнашты.

Татарның милли бәйрәмендә барлыгы 36 инвалид бала һәм аларның ата-аналары күңел ачты.   Автозавод районы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырган Сабан туенда балар үз көчләрен сынады. Бәйрәм кунаклары чүлмәк ватты, йөгерештә ярышты, кашыклап су ташыдылар. Тәрбиячеләр искәртеп узганча, балалар рәхәтләнеп уйнады,  бик күп уңай эмоция алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International