Чистай предприятияләре эшсез гражданнарга 70 вакансия тәкъдим итәр

2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
Иртәгә Чистайның мәшгульлек үзәгендә ярминкә вакансиясе үтәчәк. Ярминкәдә Чистай муниципаль районының 11 оешмасы 70 вакансия тәкъдим итәчәк.
Ярминкә барышында эшсез гражданнар үзләренә туры килә торган эш табарга, мәшгульлек белгечләреннән һәнәри белем алу турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Әлеге ярминкә сәгать 9дан 12гә хәтле К.Маркса урамы, 35 йорт адресы буенча узачак.    
Фотосүрәт сайтта www.fondurengoy.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International