Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әгерҗенең “Ласка” балалар һәм яшүсмерләр приютына эшлекле визит ясады.
Министр приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина белән әңгәмә вакытында, "Ласка" бинасы һәм аның территориясен карады. Эльмира Зарипова шулай ук балалар, яшүсмерләрнең яшәү, тәрбияләнү шартлары белән танышты.