Казанның Яңа-Савин районында вакансияләр кече ярминкәсе узды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа-Савин районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе булып узды. Анда алты предприятие: ООО «Вита Джумс» ҖЧҖ,   контракт буенча сайлап алу пункты, "Магнит" сәүдә үзәге кибете һ.б.  урыннарның кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты. 

Ярминкәдә барлыгы 172 вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында офис-менеджер, машина йөртүче, пешекче, урам себерүче, җыештыручы һ.б. бар иде.

 

Сөйләшүләр барышында хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр ярминкәгә килүчеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International