Питрәчнең "Шатлык" приютында Сабан туе

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Питрәч районның "Шатлык" приютында милли бәйрәм Сабантуе узып китте. Бәйрәмне традиция буенча концерт белән  башладылар. Тәрбиянүчеләр җырлады, биеде һәм шигырьләр сөйләде.

Сабан туе халык уеннарыннан башка узмый. Балалар зур теләк белән төрле конкурсларда катнашты: "Күкәй белән йөгерү", "Капчыкта йөгерү", "Чиләк белән йөгерү", "Чабыш". Кунакка Хуҗа Насретдин дә килде. Ул балаларга табышмаклар әйтте, конкурста актив катнашты. 

Сабан туе ахырында призлар оттылар, тәмле ризык ашадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International