“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рамзия Хайбулова һәм китапханә хезмәткәре Гөлназ Фардиева Җиңү бәйрәмеңең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан Әдәби беседкада «Истә тотар өчен укыйбыз!» дигән әңгәмә оештырды.
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашистларларга каршы көрәшкән, тылда авыр хезмәт башкарганнарның якты истәлегенә багышланды. Әдәби беседкада белгечләр социаль хезмәт алучыларга илебез тарихындагы бик кайгылы көн - 1941 елның 22 июне, кешелек тарихында иң рәхимсез, мәрхәмәтсез сугыш башланган көн турында искә төшерде.
Катнашучылар совет язучыларының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре белән таныштылар һәм М.Шолоховның «Кеше язмышы» повестеннан, К. Симоновның «Тере һәм үле җаннар», Ю. Бондаревның «Кайнар кар» дигән романнарыннан өзекләр укыды. Якыннарының сугыш вакыты, сугыш кырыннан кайтмаган әти – бабаларының сугыш вакыты турында сөйләгәннәрен искә төшереп, үзләренең белгәннәрен буыннан-буынга тапшырулары турында сөйләде. Чарада 15 кеше катнашты.