Балаларнаның интернет челтәрендә мәгълүмәти куркынычсызлыгын булдыру өчен “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә, әти-әниләргә тәкъдимнәр кертеп, “Балалар интернетта” дигән буклет әзерләнде.
Буклетта әти-әниләргә балаларны интернеттагы зыянлы мәгълүматлардан яклау өчен киңәшләр бирелгән, ди проект авторлары. Буклетлар әти-әниләргә таратылды.