Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге 15 әнигә профессиональ белем бирү курслары оештырды. Бу аналар өч яшькәчә бала тәрбияләү буенча декрет ялында утыра.
Хатын-кызлар «1С: Предпириятие» һәм «Чәчтараш» һөнәрләре буенча белем ала. Укуларын уңышлы тәмамлаганнарга махсус таныклык та биреләчәк.