Алабуганың мәшгульлек үзәге гамәлдәге законнар һәм норматив актлар нигезендә мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә.
Җәйге чорда мәктәп укучылары арасында вакытлыча эшкә урнашырга теләүчеләр шактый. 2018 елда мәшгульлек үзәге Алабуга оешмалары һәм предприятиеләренә 500 ләп яшүсмерне эшкә урнаштырырга ниятли.
Хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе уздыру нәтиҗәсендә 168 бала эшкә урнашты, шуларның 104 е мәктәп хезмәт бригадаларына теркәлгән.
Яшүсмерләр төзелеш-ремонт эшләрендә катнаша, ишегалларын тәртипкә китерүдә һ.б. урыннарда хезмәт куя.
Алар белән хезмәт килешүләре төзелгән.