“Веста” үзәгендә квест узды

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоголары һәм волонтерлар “Без сезгә киңәш итәбез” дигән квест оештырды.

Очрашу уен форматында үтте. Анда 14 бала, ике командага бүленеп маршрут билетлары алды. Аларның һәркайсы үз биремнәрен башкарды. Волонтерлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады, тормыштан мисаллар китерде.

Һәр этап өчен командаларга баллар бирелде, соңыннан оештыручылар җиңүчеләрне билгеләделәр. Уенда катнашу нәтиҗәсендә балалар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International