Өлкәннәрнең байлыгы - истәлекләрдә

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Өлкәннәребез олы яшьтә боегып калмасын өчен көчләре җитәрлек булырга тиеш. Хәзерге вакытта олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар бу катлаулы тормыш ритмында югалып калмасын өчен төрле эш формалары бар, ди белгечләр.

2018 елның 5 июнендә Питрәч районы "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү  бүлекчәсе белгече Гөлгенә Галиахметова гомере буе укытучы булып эшләгән хәзер социаль ярдәм алучы Анна Лаврентьева  Ларина янында булды. Ул бик теләп үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Фотосурәтләр карау бырышында Анна Лаврентьева үзенең үткәнен - балачагын, уку елларын,  көндәлек тормышын, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек эшләгәнен, эти-әнисенә һәм якыннарына ярдәм итүен, булышуын исенә төшерде. Әңгәмә хатирәләр терапиясен хәтерләтте, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

Мондый очрашулар өлкәннәргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләргә, гомер дәвамында тупланган белем һәм эмоциональ, интеллектуаль хисләр белән сугарылган кичерешләргә мөмкинлек бирә,  ялгызлык һәм депрессиядән саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International