6 июньдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәрнең балалар йортында компьютер буенча тест үткәрде.
Компьютер аша тест үткәрү индивидуаль формада «Юнәлеш» методикасы буенча уздырылды. Әлеге методика һөнәри үзкыйммәтеңне күтәрү һәм кешенең кызыксыну сәләтләрен билгеләү өчен яраклы. Моның нигезендә барлык һөнәрләр, эш процессының ни булуын карап биш төргә бүленә: «кеше – кеше», «кеше – техника», «кеше - знаковая система», «кеше - сәнгать образы» һәм «кеше – табигать». Күп кенә егет һәм кызларның «кеше-табигать» һәм «кеше-техника» тибы буенча нәтиҗәләре югарырак булды, ди чараны оештыручылар.