Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль – тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Экскурсияненң максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның экскурсияләр аша мәдәни һәм рухи дөньяларын баету.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, Менделеевск шәһәрендә туып үскән рәссам Симонова (Захарова) Марина Сергей кызының «Туган як көйләре» дип аталган күргәзмәсендә булды.
Тәкъдим ителгән күргәзмәдәге рәсемнәрдә авторның ватанга, туганнарына, яраткан табигатенә, туган шәһәре Менделеевска булган мәхәббәте чагылыш тапкан.
Ветераннар кызыксынып күргәзмәдәге рәсемнәрне карады, натюрмортлар белән таныштылар һәм экспозицияләрнең төрле техникада иҗат ителешен лаеклы бәяләделәр.
Музейларга бару – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бик мөһим мәдәни тернәкләндерү. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсияләр реабилитантларга булган белемнәрен кинәйтергә мөмкинлек бирә, яңа танышлар белән аралаштыра, уңай эмоцияләр алып килә.