Квиллинг - кәгазь тасмаларны бөтереп искиткеч матур предметлар иҗат итү. Тасмаларны бөтергәндә бармакларның хәрәкәт итү эшчәнлеге яхшыра, ди белгечләр.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында квиллинг техникасы буенча шөгыльләнә башладылар. Бу техника файдалы гына түгел, ә кызыклы да шөгыль. Квиллинг интернатта яшәүчеләрнең зәвыкларын, иҗади сәләтләрен, фантазияләрен үстерә. Квиллинг белән шөгыльләнү аларның көндәлек яшәүләрен бизи, тормышларын матуррак, кызыклырак итәргә булыша.