6 июньдә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге белгече профориентация буенча чара оештырды. "Минем киләчәгем" дип аталган очрашуда Яшел Үзәннең "Доверие" балалар һәм яшүсмеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалану курслары узучылар катнашты.
Белгечләр раславынча, балалар рәсеме - нарасыйның эчке дөньясын, хисләрен күрсәтүче факт. Чара барышында балалар төрле төсләр кулланып иҗат итте, һәркайсы үз хыялын кәгазъ битенә төшерде.