Иртәгә, 19 июньдә Казанның Совет районында вакансияләр кечкенә ярминкәсе оештырылачак.
Мини-ярминкә барышында хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр: И.К. Кабушкин исемендәге трамвай депосы, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һ.б. оешмалардан да кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак.
Чарага килүчеләргә трамвай йөртүче, инженер-электроник, кондуктор, сәүдә вәкиле, сәүдә менеджеры, балта остасы, штукатур һ.б. һөнәрләр буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителәчәк.
Вакансияләр буенча ярминкә 9.00 -12.00 сәгатьләрдә Казань шәһәре, Журналистлар урамы,13А йортта узачак.