Тәмәке тартуның зыянын кечкенәдән белеп үсәргә кирәк!

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, РНД янындагы “Гомуми эш” ресурс үзәге хезмәткәре белән берлектә чара оештырылды. Социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларда, шулай ук социаль куркыныч хәлдә торучыларда, сәламәт яшәү рәвешен тотуга мотивация һәм позитив тормыш күрсәтмәләрен формалаштыру уңаеннан узган проектта 13-17 яшьлек яшүсмерләр катнашты.

Балалар “Манипуляция серләре. Тәмәке”  профилактик фильмын карады һәм “Үз юлыңны сайла” төркемле дәрестә катнаштылар.

Шулай ук, балигъ булмаган балалар “Тәмәке тартуның нәтиҗәләре” бәхәсендә үз фикерләрен әйттеләр. Тәмәке тартуның зыяны турында тулы мәгълүмат алдылар.

Видеороликны карау тәмәке һәм тарту катнашмаларының кеше организмы өчен никадәр зыянлы һәм агулы булуын күзаллау булдырырга ярдәм итте.

Әлеге чара күпчелек яшьләрдә сәламәт яшәүгә игътибарны арттырачак, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International