"Гармония"дә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес узды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

2018нче елның 14 июнендә  “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы И.Вахитова  һәм Нурлат мәшгульлек үзәге инспекторы Р.Вильданова  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балалар  һөнәри юнәлешне билгеләүче тест узды. Алар булачак һөнәрләре турында проект төзеде. Чарада җәмгысе 5 бала катнашты. Дәрестә катнашучыларга профессияләр турында мәгълүмат туплаган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International