Зәйнең "Шатлык" үзәгендә - гаиләдә гармониягә ирешү серләренә өйрәтәләр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә  "Наркотикларсыз тормыш" акциясе узды.

Акция социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә үтте. Республика наркотикларга  каршы проект уңаеннан  начар гадәтләргә бәйле кешеләрнең гаиләләренә арт-терапия программасы эшли башлады (программаның авторы Т.И.Палачева).

Бу программа гаиләләрендә алкоголь һәм наркотикларга бәйле гаилә әгъзаларына карата башкаларның үз-үзләрен дөрес тотуларына арт-терапия чаралары белән ирешүгә юнәлдерелгән.

Программаның максаты; алкоголь һәм наркотикларга бәйлелек чире белән авыручылар булган гаиләләрдә үзара  мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешү.

Әлеге программаның төп катнашучылары гаиләләрендә конфликтлар еш булып торучы 10-14 яшьлек яшүсмерләр. Беренче дәрестә балалар әти-әниләре белән берлектә психогимнастик күнегүләр эшләде. Диагностика максатыннан балалар "Булмаган хайваннар" тестын башкарды, ә  әти-әниләр "Сез һәм сезнең балагыз" дип аталган анкета сорауларына җавап бирде. Шулай ук әти-әниләр "Балалар һәм яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре" дип аталган лекция тыңлады.

Чара җылы, дустанә шартларда узды. Балалар һәм ата-аналар актив катнашты, кызыксындырган сорауларга җавап алды, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International