«Флот-Групп» ҖЧҖ транспорт оешмасы хезмәткәрләренә әҗәтен кайтарды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында Казанның транспорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы «Флот-Групп» ҖЧҖ 61 хезмәткәренә 2927,0 сумлык әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International