“Астра” үзәгендә ата-аналар белән бергә балалар “Гаилә байлыгы” коллажы ясады

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

7 июнь көнне“Ныклы гаилә” республика проекты уңаеннан Алабуганың  “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Гаилә байлыгы” темасына очрашу узды.

Тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре ата-аналар белән балаларга  “Гаилә байлыгы” темасына гаилә символы – ромашка формасында коллаж ясаттылар.Бу гаиләне берләштерергә ярдәм итә торган эш төре, ди белгечләр.

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның ата- аналары үзара аңлашу һәм игелеклелек атмосферасында коллаж ясауда үз өлешен кертәселәре килде. Мондый эштә без ата-аналар белән балаларны гомуми фикер тирәсендә берләштердек. Ул гаилә элемтәсен ныгыту өчен нигез булып тора. Балаларга коллаж ясау эше бик тә ошады, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International