Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Үз-үзеңне һәм иҗади талантыңны ач” дигән программа уңышлы эшли.
Программаның максаты арт-терапия техник методын кулланып, нерв-психик ярсынуны дәвалау.
Дәресләр 6-8 кешелек төркемнәрдә оештырыла. Бу вакытта социаль ярдәм алучыларның нәрсә белән кызыксынулары да исәпкә алына.
Интернат-йортта яшәүчеләргә үз куллары белән ясаган әйберләрне куллану яки башкаларга бүләк итү дә бик ошый. Мәсәлән, котлау открыткалары, шкатулкалар эшләргә яратучылар бар. Психолог фикеренчә, мондый шөгыль һәркемгә канәгатьлек хисе китерә.