Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр cоциаль приютында мастер-класс узды.
Урта төркем малайлар тәрбиячесе Галина Волкова балаларга су белән экспериментлар күрсәтте. Балалар суның исе, төсе юклыгын һәм башка үзенчәлекләре турында мәгълүмат алды.
Төрле тәҗрибәләр барышында суның ниләргә сәләтле булуы да ачыкланды. Мондый төр мастер-класслары балаларның белемен арттыра, ди белгечләр.