Социаль хезмәткәрләр көне

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018 елның 9нчы июнендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы җыелышы булды. Директор Алевтина Владимировна Костина барлык коллективны һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады.

Коллегаларына авыр эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, аяз көннәр, яхшы кәеф теләде. Няня И.Калашникова Спас муниципаль районы башлыгы Грамотасына, пешекче Т.Никифорова  Спас муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук ятып авыручылар блогы нянясы Г.Васильева  һәм каравылчы А.Кузнецов  Татарстан  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International