"Мин яратам сине, Россия" конкурсы Түбән Камада узды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр приютында асфальтта рәсем ясау буенча  конкурсы узды.

Нәниләр дә, өлкәнрәк балаларда чарада бик теләп катнашты. Төрледән төрле иҗат җимешләре белән тәрбиячеләрен, дусларын сөендерде алар. Россия флагын да ясадылар.

Белгечләр фикеренчә, асфальтка рәсем төшерү күңелле шөгыль генә түгел, ә файдалы гамәл дә, тирә-як мохитне танырга да өйрәтә.“Җәйге каникуллар башлангач, без балалар белән күп вакыттын саф һавада уздырабыз. Җәйге уеннар барышында акмур белән рәсем ясау балаларның иң яраткан шөгыльләнеренең берсе. Бу вакытта балалар фантазияләрен эшкәз җигә. “Мин яратам, сине Татарстан!”рәсемнәр конкурсы балаларда патриотик рухны тәрбияләү максатыннан оештырылды”, ди приюттәрбияче Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International