Мәскәү районының  мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018нче елның 20 июнь көнне  10.00 -12.00 сәгатьләрдәр Гагарин урамы 46нчы йорт буенча урнашкан Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш ярминкәсе узачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә кадрлар хезмәте оешмалары һәм предприятиеләре катнашачак: ҖЧҖ «Коттон Вэй Медсервис», ҖЧҖ «ДАНАФЛЕНС-НАНО» ҖЧҖ «PRO ГОРОД» газетасы, 1 нче Троллейбус депосы МУП «Метроэлектротранс» һәм ТМШ «Елена» дәгъва кылучыларга эшкә урнаштыру өчен 556 буш эш урыннары: смена начальнигы, инспектор, кер юучы операторы, үтүкләүче, комплектовщик, материаллар һәм эшләнмәләр кисүче, транспортировщик, хат ташучы, кондуктор, троллейбус йөртүче, урам себерүче, идән җыештыручы кебек һөнәрләр тәкъдим итәчәкләр.

Килүчеләргә кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, әңгәмә корып, кирәкле вакансияләрне туплауны исәпкә алып, булган таләпләргә туры китереп эш үзенчәләкләре турында мәгълүмат алу; Казанның шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вакансияләре турында мәгълүматы белән танышу; кызыксындырган мәсьәләләр буенча хезмәт һәм мәшгульлек  өлкәсендә мәгълүмат алу мөмкинлеге биреләчәк.

Килүчеләргә керү һәм барлык хезмәтләр бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International