Менделевскның «Камские зори» приютында тарих сәгате

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Менделевскның «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Россия мәдәниятен һәм тарихын өйрәтү югары дәрәҗәдә алып барыла. 12 июнь көнне биредә зур чара оештырылды.

Тарих темасын колачлаган бәйрәмдә ватанга багышлангаг җырлар башкарылды. Шулай ук, мәкалләр, табышмаклар әйтелде. Балалар үз фикерләрен белдерде, төрле халыкларның тарихлары искә төшерелде, рус милли ризыкларын санап үтелде.

Тәрбиячеләр Вера Нетребина һә Татьяна Чернова дәүләт, Президент турында бәян итте. Балалар Россия  гербы, флагы, гимны турында күп мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International