Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кими

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Соңгы нәтиҗәләр буенча, Чаллы каласында рәсми рәвештә теркәлгән 943 эшсез кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 15 кешегә кимрәк.

Шулай ук узган атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны азайган. 2018 елның 12 июненә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 367,441, 73, 1011 һәм 326 эшсезләр теркәлгән.

Бу атнада Чистайда эшсезләр санының артып китүе күзәтелә. Анда 431 эшсез исәптә тора, узган атнаныкыннан 126 күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International