Эльмира Зарипова дәүләт бүләкләре тапшыру чарасында катнашты

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

12 июньдә Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында яшәгән кеше, табиплар һ.б. бар.

Тантаналы чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Э.Зарипова шулай ук, дәүләт бүләкләренә лаек булучыларны котлады, аларга бәрәкәтле озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International