2018нче елның 6 нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында тәрбияче Энҗе Мөбәрәкова җитәкчелегендә А. С. Пушкин туган көненә багышлап «Бөек шагыйрьнең тормышы» дигән темага чара үткәрелде.
Чарада барлыгы 10 бала катнашты. Бәйрәмнең максаты балаларны А.С.Пушкинның тормыш юлы белән таныштыру, аның шигырьләренә карата мәхәббәт уяту.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин балачактан ук безгә таныш, әкиятләрен тыңлап үстек. Без дә балаларны кечкенә генә китапханәбездә булган А.С.Пушкин китаплары белән таныштырдык. Балалар китаптагы рәсемнәрне кызыксынып карады. Тәрбияче А.С.Пушкинның тормыш юлы белән таныштырды, балалар аның шигырьләрен кызыксынып укыды. Чараны тәмамлап үзләре укыган әкиятләр буенча рәсем конкурсы үткәрелде. Чара бик мавыктыргыч үтте тәрбияче дә, балалар да бик канәгать калды.