Рус халкының бөек шагыйре А.Пушкин көне һәр ел саен билгеләп үтелә. Түбән Кама «Балкыш»приютында шагыйрьнең туган көнендә чара оештырылды.
Балалар шәһәр китапханәсенә сәяхәт кылды. Биредә алар игътибарына кызыклы программа әзерләнгән иде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларга Пушкинның иҗаты, тормышы турында сөйләде, шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә белән таныштырды. Әкиятләрдән торган мультфильм да күрсәтелде.
Соңыннан балалар Пушкин әкиятләре викторинасында катнашты.