Май аеның соңгы декадасында Чаллының «Доверие» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүленге хезмәткәрләре республика ресурс үзәгендә белемнәрен камилләштерде.
Укыту программасы үз эченә теоретик һәм практик белемнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирде. Социаль хезмәткәрләр хокукый сораулар буекнча мәгълүмат туплады, үз эшләрендә кулланырга заманча технологияләр турында белештеләр.
Гамәли дәресләр барышында хезмәткәрләр кеше тормышына куркыныч янаганда, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнде.
Имтиханнарын уңышлы тапшырган социаль хезмәтләр квалификация күтәрелүне раслаучы таныклык алдылар.