Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр № 64 янгын бүлегенә сәяхәт кылды. Чараны шәһәрнең мәшгульлек үзәге оештырды.
Янгын бүлеге командиры балаларга янгын сүндерүчеләрнең катлаулы һәм кызыклы һөнәрләре турында сөйләде. Балалар техника белән якыннан танышты, өйрәтү классында булды, янгын сүндерүчеләрнең костюмнары киеп карады.
Ялкыннан килгән кунакларга кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирелде. Соңыннан аларга данлыклы һөнәр ияләләре үз теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерделәр.