7 июнь көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Азат Мөбәрәкшин Чистай районында булды.
Министрлык вәкиле Чистай психоневрология интернаты, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, «Балкыш» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Җаваплы хезмәт өлкәсендә эшләүчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чистай төбәгендә өч социаль ярдәм күрсәтү учреждениясе эшли. Анда һәр көн 800 ләп гражданнарга хезмәт күрсәтелә.