Татарстан әниләрен үз эшләрен ачарга чакыралар

2018 елның 9 июне, шимбә

 

Татарстан хатын-кызлары үз эшләрен ачу өчен бушлай укый һәм 100 000 сумлык грант ота ала. Мондый мөмкинлекне аларга Амвэй «Киләчәк өчен җаваплы» хәйрия фонды бирә.

Быел җәй Казанда «Әни-эшмәкәр», дигән федераль уку проекты старт ала. Тцрле министрлыклар ярдәмендә оештырылучы чараның тренинглары 9-13 июль көннәрендә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йортта узачак.

Татарстан башкаласында «Әни-эшмәкәр» проекты беренче тапкыр оештырыла.. Узган ел әлеге проект Россиянең 20 төбәгендә үтте. Ә быел оештыручылар 50 төбәкне колачлаган.

«Әни-эшмәкәр» проекты яңалыклары белән социаль челтәрләрдә дә танышырга мөмкин: FacebookОдноклассникиVK.com и Instagram.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International