Алабуга шәһәрендә вакансияләр ярминкәсе игълан ителә

2012 елның 8 феврале, чәршәмбе
 

16 февраль көнне Алабуга шәһәренең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Әлеге чарада 3 предприятия катнашачак: ОАО «ПО ЕлАЗ», ООО «ЕлАЗ-Транс» һәм «Ышаныч» исемендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

Ярминкәдә инженер, грузчик, ишек алды себерүче, идән юучы, кладовщик, станок төзәтүче, слесарь, токарь, фразеровщик, шлифовщик, электрогазосварщик, электромонтер һәм машина йөртүче һөнәрләре белән танышырга мөмкин.  

Ярминкә барышында эшсез гражданнар кызыксындырган сораулар буенча консультацияне мәшгүльлек үзәге специалистларыннан ала алырлар.

Әлеге ярминкә 16 февраль көнне сәгать 11дә  Б.Поправский урамы, 33 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Фотосүрәт сайтта atv.odessa.ua

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International