Россиядә бүген бөек рус шагыйре, рус әдәби теленә нигез салган А.С.Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. "Ласка" приютында тәрбияләнүчеләр өчен 6 июньдә социаль педагог Н.Смирнова һәм авыл китапханәсе мөдире В.Ямалиева "Нинди могҗиза бу әкиятләр" әдәби уены үткәрде.
Балалар әкият дөньясына “ юл тоттылар”, Александр Сергеевич Пушкинның һәр әкиятен тыңлап һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Кунаклар биремнәрне бик яхшы эшләде, Пушкин иҗатына үз мәхәббәтләрен белдерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп , викторина сорауларына җавап биреп һәм аның әкиятләрен укып аңлаттылар.