Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Үткәрелгән чаралар барышында Чаллы предприятиесе хезмәт хакын түләү буенча өлешчә бурычын кайтарды.
Шулай итеп, «Ак Барс Металл» ҖЧҖ 37 хезмәткәренә 1150,1 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакын түләү буенча әҗәтен кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.