Бүген, 6 июньдә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында террорчылык куркынычсызлыгы җәһәтеннән планлы антитеррор күнегүләр булып узды. Мондый чаралар республиканың барлык социаль учреждениеләрендә үтте.
Үзәк аппаратта узган күнегүләр барышында министрлыкның барлык хезмәткәрләре, сак хезмәте вәкилләре дә катнашты.
Министрлыкның беренчен урынбасары Рөстәм Вәлиуллов бүлек башлыклары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә әлеге күнегүләрнең мәсьәләләре тикшерелде.
Министрлык хезмәткәрләре һәм аның карамагындагы учреждениеләргә планнан тыш инструктаж уздырылды.