Идел буе районында яшәүчеләр "Интернет-долголетие” проектына аяк басалар

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе

  Иртәгә Казан шәһәре Идел буе районының өлкән яшьтәге гражданнары өчен мәшгульлек үзәгенең мәгълүмат залында “Интернет-долголетие” проектына багышланган беренче дәрес үткәреләчәк.

     Беренче дәрескә 48 кеше чакырылган. Очрашулар барышында компьютер белеменә өйрәнүче 3 нче буын вәкилләреннән 4 төркем туплана. Киләсе дәрес шушы проектның укучылары белән чәршәмбе, 8 февральда узачак. Әлеге уку дәресләре Идел буе районының мәшгульлек үзәгендәге уку классында биреләчәк.

     Билгеле булганча, Идел буе районының мәшгульлек үзәгенә программада катнашу өчен 400 дән артык гариза бирелгән.  

     “Интернет-Долголетие” проекты кысаларында 10000 кеше Татарстан Республика бюджетыннан компьютер белеменә өйрәнәргә планнаштырылган. Картлык буенча пенсия алучылар яки льготалары булган инвалидлар, караучысын югалтканнар һәм шулай ук пенсия алды гражданнары (картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен 2 ел алдан, вакытыннан алдан билгеләнгән картлык буенча пенсионерлар өчен) эшсез калганнар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшьлек ирләр бу программада укырга хокуклы.

     Семинарда катнашу өчен югарыда саналган категория гражданнары пенсия удостоверениеләре, паспортлары, шәхси гаризалары белән яшәү урыннары якын булган мәшгүльлек үзәкләренә барырга тиеш.

     Идел буе районының “Интернет-Долголетие” проектының тормышка ашыруы турындагы тулырак мәгълүматны төгәлерәк 224-88-05 телефоны аша белергә мөмкин.

Фотосүрәт сайтта www.pressfoto.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International