Дүшәнбе көнне Яңа Савиново районында өлкән яшьтәгеләр компьютер нигезләрен өйрәнүне башлыйлар.

2012 елның 3 феврале, җомга
Яңа Савиново районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, районның өлкән яшьтәге яшәүчеләре өчен “Интернет-Долголетие” проекты кысаларында оештыру жыелышы үткәрә. Очрашулар барышында компьютер белеменә өйрәнүче 3 нче буын вәкилләреннән 1 нче төркем туплана. Проектта катнашучылар өчен дәресләр дүшәмбе,  6 нчы февральда башлана.
Жыелыш Казан информацион һәм исәп-хисап техник фәнни житештерү оешмасында үткәрелә. Яңа Савиново районының мәшгүльлек үзәгендә катнашу өчен 500 заявка бирелде.
“Интернет-Долголетие” проекты кысаларында 10000 кеше Татарстан Республика бюджетыннан компьютер белеменә өйрәнәчәк.
 Картлык буенча пенсия алучылар яки льготалары булган инвалидлар, караучысын югалтканнар һәм шулай ук пенсия алды гражданнары (картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен 2 ел алдан, вакытыннан алдан билгеләнгән картлык буенча пенсионерлар өчен) эшсез калганнар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшьлек ирләр бу программада укырга хокуклы.
Семинарда югарыда саналган категория гражданнары шәхси гаризаларын яшәү урыннары якын булган мәшгүльлек үзәкләренә биреп катнаша ала.
Кабул итү үзәкләрендә пенсия удостоверениеләре һәм паспортлары күрсәтелергә тиеш. Гаризага паспорт һәм удостоверение копияләре теркәлә.
Яңа Савиново районының “Интернет-Долголетие” проектының тормышка ашу турындагы белешмәне төгәлерәк 544-29-03 телефоны аша алырга мөмкин.
Фотосүрәт сайтта www.Liventernet.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International